Республиканың юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында бу җәһәттән болай диләр: “2018 елда ерактагы чит ил гражданнары белән никахлар саны 202 булды. Бигрәк тә Германия, Франция, Италия, Израиль, Египет һәм Төркия гражданнары белән еш никахлашалар. Әфганстан, Пакистан, Һиндстан, Сербия, Иран, Йәмән, Алжир, Норвегия, Канада, Мексика, Уганда, Нигерия һәм Вьетнам гражданнары белән никахлар да еш булып тора”.