Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
7 февраль 2019, 14:02

Балаларыгызны кулдан ычкындырмагыз

Гордон Ньюфелд — Канада психологы, фәннәр докторы һәм девелопменталист. Ул Габор Матэ белән автордашлыкта язылган “Балаларыгызны кулдан ычкындырмагыз” китабы ярдәмендә дан казанган. Бүген бу китап бөтен дөньяда бик популяр, аның 10 телгә тәрҗемәсе бар. Сүз яшь ата-аналар өчен китаплар турында барганда, нәкъ менә аның шушы хезмәтен ешрак атыйлар.

Гордон Ньюфелд 6 баскычтан торган бәйлелек теориясен эшләгән, ул “психологик полярлык” (оялчанлык һәм читләшү) төшенчәсен әйләнешкә керткән.

Бүген без гәзит укучылар игътибарына Гордон Ньюфелдның “Балалар һәм яшүсмерләр иминлегенә ачкыч” брошюрасыннан өзек тәкъдим итәбез.

Нәрсә соң ул бәйлелек? Бәйлелек — ул тулысынча бәйле булуга әзерлек. Бала белән бу әзерлек сабыйның табигатеннән килә, ул ата-анасына тумыштан тулысынча бәйле.


Бәйлелекнең 6 баскычы:

1. Тойгылар.

2. Охшашлык.

3. Тугрылык.

4. Әһәмиятлелеккә омтылыш.

5. Хисләр.

6. Сине аңлаулары теләге.


Тойгылар

Тойгылар – бала өчен иң кирәкле нәрсә. Ул сулар өчен һавага ничек мохтаҗ булса, үз әнисенә дә шулай ук мохтаҗ. Аралашуның беренче ае күкрәк имүдән, кочаклашудан, үбүләрдән туган тойгыларга тулысынча нигезләнә. Һәр балага әни исен тою, аны ишетү, күрү бик мөһим.


Охшашлык

Охшашлыкны тою соңрак үсешә. Ул бала тәпи киткәч башлана. Ул чакта сабый барлык нәрсәне дә әнисе кебек үк эшләргә тели һәм ата-анасының кыланышларына охшаш булырга омтыла.


Тугрылык

Иялелек һәм тугрылык баланың ата-анасына үзенең аларга хуҗа булуын, кирәклелеген белергә теләве белән характерлана. Ул аларга тугрылык күрсәтә, тыңлаучан булырга тырыша. Моннан тыш, ул чын мәгънәсендә “милекче” хисен күрсәтә, һәм бөтен тирә-юньдәгеләргә газиз кешеләренең нәкъ менә аның әти-әнисе булуын аңлатырга тырыша.


Әһәмиятлелеккә омтылыш

Киләсе бик мөһим бәйлелек — үзенең әһәмиятле булуы теләге. Бу — кеше аңында гомер буена кала торган иң көчле омтылышларның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә балалар хәтта өлкән яшьтә дә ата-аналарына ярарга, тормышта максатларына ирешкәнлекләрен күрсәтергә тырыша. Бу пунктка балаларын тәнкыйтьләргә һәм хупламаска яратучы барлык ата-аналарга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки әйтелгән барлык шундый сүзләрне сабый гомер буена истә калдырачак.


Хисләр

Бәйлелек тоюның бишенче ысулы — хисләр. Алар — гомер буена сизелерлек йогынты ясый алган бик зур эмоциональ шар. Бала ата-ана белән көчле эмоциональ элемтәдә булса, ул озак аерылышуны да җиңел кичерә.


Сине аңлаулары теләге

Бәйлелекнең алтынчы этабы да бик мөһим. Сине ата-ананың аңлавы теләге кемгә булса да ышанырга, үз куркуын, борчылуларын, яшерен хисләрен сөйләргә теләвен күз уңында тота. Иң яшерен хисләре белән уртаклашу бала өчен бик мөһим, чөнки ул андый чакта үзен ялгыз хис итми. Шул ук вакытта “сине яраталар һәм кабул итәләр” дигәнне аңлаучы формалаша.


Шулай итеп, балалар үзләре өчен җаваплы өлкәннәргә бәйле булырга тиеш. Бу балада үзара элемтә хисен саклап кына калмый, ә психологик “кендек” тә булдыра. Балаларның һәм җәмгыятьнең иминлеге, аларның үсүе ияләшүе ни дәрәҗәдә булуыннан тора. Димәк, ияләшү, мондый элемтә, бәйлелек — уңышлы җәмгыятьнең иң югары өстенлеге һәм төп кайгыртуы булырга тиеш.


Фәйрүзә ВӘЛИЕВА әзерләде.

Читайте нас: