Вологда, Рязань, Саратов, Свердловоск, Тверь, Тула һәм Ярославль өлкәсендә, Башкортстанда, Чувашиядә һәм Санкт-Петербургта җитешетерелгән кефирларны тикшерәчәкләр. “Белгечләр кефирларны 35 күрсәткеч буенча тикшерәчәк. Алар арасында: күрсәтелгән майлылыкка туры килү, үсемлек майлары белән фальсификация, күләме, чимал сыйфаты”, - диелә Роскачество хәбәрендә.
Роскачество белдерүенчә, натураль кефирның саклану вакыты уртача 10-14 көн. “Продуктның саклану вакыты аның төргәненә дә бәйле. Пыяла савыттагы кефир 36 сәгать, ә полимер тарада 72 сәгать сакланырга мөмкин. Әгәр савытында саклау вакыты бер ай яки аннан да күбрәк дип күрсәтелгән икән, бу кефир ясалма эмульгаторлар, үсемлек майлары белән ясалган булырга мөмкин”, - диелә хәбәрдә.
Кефирның төсе ак, башка төсмерләрсез булырга тиеш. “Ләкин Роскачество тикшеренүләре күрсәткәнчә, кефирның төсе саргылт та булырга мөмкин. Бу продуктның майлылыгына һәм чимал сыйфатына бәйле булырга мөмкин”, - дип белдерә оешма. Кефирны кояш яктысында сакларга ярамый. Суыткычның өске киштәсендә, 2-6 градуста саклау яхшырак.