– Халыкка чүпне аерып җыю өчен бу этәргеч булачак. Кайбер кешеләр айлар буе балконнарында аерым пластик, кәгазь, пыяла савытлар җыя. Аннан аларны үз машинасы белән өч үзәккә илтә. Бу – гаилә өчен өстәмә чыгым. Ә кемдер бөтен чүпне бергә генә ташлый. Шул ук вакытта алар коммуналь хезмәтләр өчен бер үк бәя түли. Минемчә, чүпне аерып җыючы кешеләр өчен торак-коммуналь түләүләрен киметсәк, гаделрәк булыр, – ди Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты җитәкчесе Владимир Бурматов.