Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 февраль 2019, 12:05

Уфада "акыллы" тукталышлар куелачак

Җәен Уфада яңа "акыллы" тукталышлар урнаштыра башлаячаклар. Быел һәм киләсе елларда шәһәрдә 200 тукталыш пунктын яңарту планлаштырыла. Бүген интерактив тукталыш павильоны һәм яңа автобусны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка тәкъдим иттеләр.

Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, төбәктә 2019-2020 елларда 250 зур яңа автобус сатып алу планлаштырыла. 183 кече класслы автобус урта класслыга алыштырылачак. 16 урта класслы автобус сатып алынган инде. Алар барысы да республика әләме төсенә буялачак.

Шәһәрдә барлык төр транспорт карталары гамәлдә булачак. Беренче этапта процесска барлык дәүләт ташучылары, "Башавтотранс", МУЭТ, электротранспорт, аннан соң шәхси транспорт йөртүчеләр җәлеп ителәчәк. Алар инде әзер булуларын белдердел, дип хәбәр итте дәүләт комитеты башлыгы.

"Шулай итеп, мультимодаль транспорт системасын куллану аша без хәрәкәт составының җитәрлек булмавы проблемасын хәл итәргә планлаштырабыз. Кеше транспортның барлык төрләреннән файдалана ала, бер төрдән икенчесенә күчеп утыра",— диде Тимур Мөхәммәтҗанов.

Тукталыш павильоннары гаджетлар зарядкасы өчен USB-портлар, мәгълүмати табло белән җиһазландырылачак: навигация системасы ярдәмендә пассажирлар автобус һәм троллейбусларның килү вакытын күрә алачак.

Шулай ук, "акыллы" тукталышлар видеокүзәтү системасы һәм транспорт һәм урамнарда хәвефсезлекне тәэмин итү өчен полициянең ашыгыч чакыру төймәләре белән җиһазландырылачак. Шулай ук бушлай Wi-Fi павильоннарын һәм маршрутлар карталары белән җиһазлау планлаштырыла.


Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: