Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
5 февраль 2019, 16:05

Руслар бер дә мәгънәсез исемнәр кушмыйлар бит

Гыйбадәт кылу һәм дини йолалар турындагы нигезләмә дөнья күрде.

Нигезләмәдә Коръән мәҗлесләре үткәрү, Рамазан аенда ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу, исем кушу, мәетне җирләү белән бәйле барлык йолалар, никах һәм талак турында тәфсилләп язылган.


Булат хәзрәт Мөбәраков мәрхүмнең өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрү татарларда Ислам динен саклауга юнәлтелгән гамәлләрдән, диде. Җәлил хәзрәт Фазлыев сабыйга мәгънәсез исемнәр кушмаска, муллалар белән алдан киңәшләшергә чакырды.


- Руслар бер дә мәгънәсез исемнәр кушмыйлар бит, татарлар гына шулай кылана. Кеше олыгайгач, үз исеменә ничек карар, ата-ана шуны уйларга тиеш, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.


Нигезләмә әлегә имам-хатыйбларга таратыла, алар мәхәләгә татыштырачак. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин киләчәктә китап рәвешендә дә чыгару нияте булуын әйтте.



Читайте нас: