Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
4 февраль 2019, 17:45

Якташларыбыз да шактый өлеш керткән

2 февраль - Сталинград сугышында совет гаскәрләре немец гаскәрләрен тар-мар иткән көн.Бөек Ватан сугышы тарихында Сталинград сугышы – иң озын һәм фаҗигале алышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Дон һәм Идел елгалары ярларында 400 дән алып 850 километр аралыкка сузылган фронт сызыгында каты сугыш 200 көн һәм төн дәвам итә.

Сталинград өчен сугышта барча 2,1 миллионнан артык кеше катнаша, ә күләме һәм көчергәнешле буенча ул дөнья тарихындагы бөтен алышларны да узып китә.


Дошманны тар-мар итүгә Башкортстан сугышчыларыда шактый зур өлеш кертә. Минегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112-е Башкорт атлы дивизиясенең данлы юлы да Сталинградтан башлана. Бу яуларда 700 меңнән артык сугышчы һәлак була.

Читайте нас: