Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
31 гыйнвар 2019, 15:52

Икенче Швейцариягә рәхим итегез!

Яки республикага килүчеләр агымын арттыру максатында дәүләт дәрәҗәсендә нинди чаралар күрелә?

Башкортстанда 300ләп мәгарә, 600 елга, 800 күл бар. Аларның Урал тавы итәгендә урнашуы төбәкнең гүзәллеген тагын да баета. Моннан тыш, республика элек-электән төрле авыруларны дәвалау өчен уңайлы климаты һәм башка үзен­чәлекләре белән билгеле. Мәсәлән, кымыз белән туберкулез, нерв, ашкайнату системалары авыруларыннан дәваланыр өчен чит илләрдән килүчеләр дә күп. Шулай ук, Красноусол, “Янгантау”, “Ассы”, “Йоматау”, “Яшел агачлык”, “Карагай”, “Якты ­күл” һәм башка шифа-ха­нәләрдә сәламәтлеген ныгытучылар саны елдан-ел арта.

Читайте нас: