Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
31 гыйнвар 2019, 13:42

Эш үзәгендә булу ошый

Эльвира Тикшаева Сухоречка авыл Советы авыл биләмәсе яшьләренең проблемаларын ишетеп кенә белми

Теләсә кайсы авылда бүген яшьләр темасы актуаль. Яшьләр авыл җирендә үзләрен уңайлы хис итсен һәм шәһәргә китмәсен өчен беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

— Туган Сухоречка авылы яшьләренең проблемалары белән 2008 елдан бирле шөгыльләнәм, — ди Сухоречка авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Эльвира Тикшаева. — Ул вакытта мин муниципаль хезмәтнең икенче категорияле инспекторы булып эшли идем. Тик вакытлар үзгәрде. 2011 елдан "Вектор" Яшьләр үзәгенә урындагы авыл Советы каршындагы яшьләр белән эшләү буенча белгеч итеп тәгаенләделәр.

Эльвира Илдус кызы авыл яшьләре, студентлар, урындагы мәктәп укучылары, яшь гаиләләр белән дә уртак тел таба. Имин булмаган һәм авыр яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару, спорт-мәдәни ярышлар оештыру, ел саен волейбол турнирлары һәм календарьнең барлык истәлекле һәм бәйрәм даталарына смотр-конкурслар үткәрү дә — аның мәшәкате.

— Узган ел республика яшьләренең волонтерлык хәрәкәтенә актив кушылу белән минем исемдә калды, — ди Эльвира Тикшаева. — Моңа этәргечне, һичшиксез, футбол буенча дөнья чемпионаты бирде. Ә Сухоречка яшьләре волейбол уйнарга ярата. Ел саен без Советлар Союзы Герое Константин Ефимович Парамонов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Волонтерлык, актив яшәү рәвеше һәм илнең социаль мөһим эшләренең беренче рәтләрендә булу теләге минем өчен яңа, мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Без сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында наркомания, алкоголизмны профилактикалау өлкәсендә төрле конкурс номинацияләрдә катнашып, БР волонтерлык хәрәкәтенә кушылдык.

Эльвира Тикшаева эшенә шундый якын килә нәтиҗәле булды. Яшьләр белән эшләү һәм Сухоречка авыл Советы авыл биләмәсе белгечләре арасында 2018 елгы йомгаклау рейтингында волонтерлык хәрәкәтендә иң яхшыларның берсе булды һәм республикада өченче урынны яулады. БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов Сухоречканың яшь лидерын Рәхмәт хаты һәм принтер белән бүләкләде.

— Миңа авыл Советы хакимияте хезмәткәрләре, урындагы урта мәктәпнең активист-волонтерлары даими булыша, — ди авыл Советының 27нче чакырылыш депутаты Эльвира Илдус кызы. — Тормыш иптәшем Вячеслав Николаевичның ярдәмен даими тоям. Аның эше мәшәкатьле. Ул — полициянең участок уполномоченные. Икебезнең дә нормага салынмаган эш көне. Ике улыбыз — Марк белән Кириллны тәрбиялибез. Кул эшләре — чигү һәм сәйләннән үрү белән шөгыльләнергә өлгерәм, авыл Мәдәният йортының "Ромашка" вокаль ансамбле чыгышларын калдырмаска тырышам.

Владимир СМОЛОВ.

Фото Эльвира Тикшаеваның шәхси архивыннан.



Читайте нас: