Якты юлдан
-2 °С
Облачно
Жәмгыять
31 Января 2019, 06:48

Башкортстанда өйләнешүчеләр һәм бала табучылар саны кимегән

Башкортстанда өйләнешүчеләр һәм бала табучылар саны кимегән. Бу хакта Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты статистикасына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
2018 елда Башкортстан республикасы ЗАГСларында бала туу турында 47 411 акт теркәлгән. Бу сан алдагы елга караганда 4,5 процентка ким.


Никахлар саны кимү дәвам итә. 12 ай эчендә 25 388 яңа гаилә барлыкка килгән. Бу 2017 елга караганда 9,1 процентка кимрәк. 15 407 аерылышу теркәлгән.


Шулай ук үлем турында 50 536, әти кеше хокукларын билгеләү буенча – 6 304, балаларны уллыкка (кызлыкка) алу турында 426, исем алмаштыру турында – 2 534 акт теркәлгән.

Читайте нас