Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 гыйнвар 2019, 12:17

Илдә – битарафлык чире

Байлар елдан-ел кесә симертә, гади халык һаман ярлылана. Bloomberg агентлыгы санавынча, 24 иң бай Россия миллиардерларының хәзинәсе, 2018 ел башыннан бирле 14 млрдка артып, 271 млрд долларга җиткән.

Ярлылар санын китереп тору кирәкмәс, бездә бу категориягә бары тик яшәү минимумыннан ким эш хакы алып яшәүчеләр генә керә, шуннан 100 сумга “баю­чы” ярлы саналмый! Халыкка социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан дәүләт программалары шуларның эш хаклары яшәү минимумына җитмәгәннәргә ярдәм итүне генә күздә тота. Хөкүмәтнең кече һәм урта бизнеска, фермерлыкка каршы юнәлдерелгән сәясәтен күреп яшәгәнгә күрә, илдәге уртача байлыкка ия сыйныф кешеләренең саны да күп түгел.
Читайте нас: