Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 гыйнвар 2019, 12:20

Галимнәр хатын-кызлар өчен спортның куркыныч булуы турында сөйләде

Спорт белән артык шөгыльләнү хатын-кызларның гомер озынлыгына тискәре йогынты ясый. Нидерландтагы Маастрихт университетының медицина үзәге галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Медикфорумга сылтама белән «Известия» яза.

Белгечләр соңгы 20 елда 60 яшьтән өлкәнрәк 8 мең ир-ат һәм хатын-кыз мәгълүматларын анализлаган. Көненә бер сәгатьтән артык физик активлык ир-атлар өчен файдалы,ә хатын-кызлар өчен зарарлы икән.


Спортка көненә 30-60 минуттан кимрәк вакыт биргән хатын-кызларның, актив шөгыльләнүчеләргә караганда, 90 яшькә кадәр күбрәк яшәве ачыкланган. Ир-атлар арасында капма-каршы хәл күзәтелгән.


Белгечләр билгеләп үткәнчә, хатын-кызларга авырлыкны һәм физик форманы саклау да җитә. Спорт белән шөгыльләнү әллә ни кирәкми, чөнки бу гомер озынлыгын киметүгә китерергә мөмкин, дип белдерә тикшеренүчеләр.

Читайте нас: