Якты юлдан
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
24 гыйнвар 2019, 16:56

«Уфа минем өчен икенче йорт»

Тимераякта кара тәнле парның Бишбүләк шугалагында шуарга омтылулары күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Шунысы кызык, монда ничек килеп чыкканнар һәм каян алар?

Елмаюлы һәм ачык күңелле яшь кеше әйтүенчә, ул үзенең дус кызы белән бергә Бишбүләккә дустына кунакка килгән, алар Уфада бергә укыйлар. Махюс Самба — безнең әңгәмәдәшчебезнең исеме — ерак Африка дәүләтеннән — Конго Республикасыннан. Рус, инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә. Кояшлы Африка улы Башкортстанда бишенче ел яши, Уфа дәүләт нефть техник университетының химия-технология факультетының дүртенче курсында укый. Аның юлдашы да Махюс кебек үк Конгодан, башкаласы Браззавильдән килгән, Уфада танышканнар һәм бер-берсен яратканнар.

— Апам Русиядә укыды, ул миңа Башкортстанда югары белем алырга киңәш итте. Бирегә махсус дәүләт программасы буенча килдем. Бездә сезнең белемегезне югары бәялиләр. Апа Уфа бик матур һәм үсешкән шәһәр, диде. Мин үз сайлавыма үкенмим, миңа монда бик ошый. Сездә кешеләр яхшы, Уфа минем өчен икенче йортым, — ди Махюс Самба.

Җирле климатка шулкадәр күп ел эчендә Махюс күнеккән, тик башта җиңел булмады, ди, чөнки Конгода температура +19 — +20 градустан түбән төшми. Салкын һава шартларында җылы ярата торган африкалы кайнар чәй белән җылына һәм җылы киемсез яши алмый. Русиядә җылы киенергә кирәклеген Махюс укуның беренче елында ук аңлаган.

Махюс Самба Африка студентлары ассоциациясен җитәкли. Башкортстанда биш ел гомер иткән чорда өендә ул нибары бер тапкыр гына булган. Егет гаиләсен бик нык сагынам, ди.

— Конго башкаласы Браззавильгә кадәр очу кыйммәткә төшә. Марокко аша кайттым, Төркия һәм Дубай аша да самолетта очарга мөмкин. Икенче юлы өйгә диплом алгач, кайтам, — дип сөйли Махюс. — Әтием очучы, әнием укытучы. Гаиләдә биш бала. Мәктәптә химияне өйрәнү ошый иде, шуңа күрә мин бу факультетны сайладым. Ә дус кызым геология факультетында укый. Конго — зур булмаган ил, әмма нефть, газ, алтын һәм алмаз запасларына ия. Африкада иң зур байлык ул — су. Бездә Африканың иң күп сулы һәм озынлыгы буенча икенче елга — Конго ага.

Бишбүләктә Африка пары милли ризыклардан авыз иткән, беренче тапкыр традицион рус кышкы күңел ачуларын татып караган, тимераякларга басканнар, чаңгыда шуганнар.

— Чаңгыда йөрүдән алган тәэсирләр кызыклы һәм онытылмаслык. Урманда кар бик күп. Кунакта кыздырылган каз, бавырсак, бәлешләр белән сыйладылар, миңа варенъе бик ошады. Бездә ул бөтенләй башка төрле, аны папайядан яки мангодан ясыйлар, — ди Махюс Самба. — Мин бик күп җирләрдә булдым, әмма Бишбүләк игелекле кешеләре һәм матур табигате белән шаккатырды. Бишбүләк районында җәй көне бик матур, диләр. Тагын килергә чакыралар һәм Бишбүләк районының җиде могҗизасын күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Бу якларга соңгы килүем түгелдер, дип уйлыйм.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Фото Махюс Самбаның шәхси архивыннан.
Читайте нас: