Рөстәм Миңнеханов татар теленең рәсми статусын билгеләп үтте. “Конституция буенча, ул хөкүмәт теле”, — диде ул. Президент хөкүмәт утырышларында татар телендә чыгышлар артуын әйтте. Әгәр кемдер аңламаса, без рус теленә тәрҗемә итәбез”, — диде ул.
“Нигә соң 100 ел элек киткән татарлар — Австралиядә, Финляндиядә — үзләренең телләрен елый-елый өйрәнәләр, ә без әзер телебезне кулланмыйбыз? Безнең булдыксызлык бу! Үз милләтеңне хөрмәт итмәү! Дөрес әйбер түгел”, — диде Президент.
“Ярар, барыбыз да бер көнне рус телендә сөйләшә башлыйбыз ди. Без һәммәбез рус телен рус кешесе кадәр беләбез, — дип дәвам итте сүзен Миңнеханов. – Сез Казахстанда, Үзбәкстанга, Төркиягә барсагыз, андагы телне ике айда өйрәнәчәксез, бу үзе бер стимул булып тора”.