Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедияле энциклопедия интернетта сынау режимында онлайн эшли башлады.
«Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле сайт 6 томлы «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнгән. Сайтта мәгълүмат татар һәм урыс телләрендә бирелгән.
Әлеге проектның максаты — Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру һәм татар китабы традицияләрен саклау, диелгән сайтта.