Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 гыйнвар 2019, 11:39

Башкортстан кибетләрендә XL һәм M үлчәмендәге тавык йомыркалары пәйда булган

Креатив фикер йөртү буенча, Россиядә танылган кошчылык фабрикаларының берсе, югары категорияле йомырка га XL күләмен "биргән". Бу кошчылык фабрикасында җитештерелгән беренче категорияле тавык йомыркалары күләме М дип йөртелә.

Уйлап карасаң, икенче категориядәге S күләмле күкәй дә бардыр. Әмма әлегә Башкортстан кибетләрендә андый йомырка күрелмәгән.


Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары Россиянең кайбер супермаркетларында гадәти унлык урынына тугыз данә йомырка төргәкләре пәйда булуы турында хәбәр иткән иде.


Тугыз данәдән яңа төргәккә һәм тугызлап йомырка сатуга күчүне җитештерүчеләрнең шул рәвешле бәяләрнең артуын яшерергә тырышулары белән аңлатканнар.

Читайте нас: