Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 гыйнвар 2019, 11:47

Шәхси бәрәңге утырткан өчен кем штрафка тартылачак?

Шәхси чәчүлек материалыннан бәрәңге үстерүне тыючы закон чыккан.

Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге сүзләренә караганда, әлеге тыю үстерелгән бәрәңгене сату белән шөгыльләнүче кешеләр һәм компанияләргә генә кагыла. Ягъни, сез бәрәңге үстерәсез, аннары аны базарда сатасыз икән, чыннан да, тикшерелгән һәм сертификацияләнгән бәрәңге генә утыртырга тиеш буласыз.


Өстәвенә, аны мәҗбүри рәвештә сатып алырга, аны махсус лабораториядә тикшерүдән соң (тикшерү бәясе 2000 сумнан) үз материалларыннан файдаланырга була.


Ә үз гаиләсе өчен генә бәрәңге үстерүче гади бакчачыларга бу тыю/штраф кагылмый һәм бернинди тикшерүләр дә булмаячак. Ул элеккечә үк утырту өчен үз бәрәңгесен куллана ала.

Читайте нас: