Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
18 гыйнвар 2019, 17:33

Алюминий ашыйбыз. Кайсы ягы куркыныч?

Ризыкны фольгага төреп, духовкада пешерү соңгы елларда аеруча популярлашып китте, модага әйләнде, дияргә мөмкин. Шулай булмыйча, фольга эчендә пешкән азык тәмле, сусыл була ла. Ләкин тәмле ашка бер кашык дегет, дөресрәге, алюминий салырга туры килә бит әле.

Баксаң, югары температурада, мәсәлән, духовкада әйбер пешер­гәндә, алюминийның бик вак кисәк­чәләре фольгадан ризыкка күчә икән. Шул рәвешле, әзер ризык белән бергә 2 миллиграммга кадәр алюминий ашала. Әгәр пешерергә куяр алдыннан азыкка лимон согы яки хуш исле тәмләткечләр өстәсәк, анда металл тагын да күбрәк булачак. Бик аз булганда, алюминий организм өчен зыянлы түгел анысы. Әмма металлар организмда еллар буе тупланып бара. Соңрак алар сәламәтлекнең начарлануына үз өлешен кертәчәк.


Ничек сакланырга?

1. Алюминийдан ясалган савыт-са­баны кулланыр алдыннан, аларга су салып, эчендәге ялтыравы бет­кән­гә кадәр кайнатыгыз. Ка­шык-чә­неч­келәрне дә суда кайнатырга кирәк.
2. Алюминий фольга урынына
кулинария кәгазен кулланыгыз.

3. Сыек продуктларны һәм әче­леге югары булган азыкларны андый савытта сакламагыз. Мәсә­лән, алюминий кәстрүлдә компот кайнатсагыз, саклау өчен, аны графинга яки эмаль савытка бушатыгыз.

Читайте нас: