Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
17 гыйнвар 2019, 14:36

Үзәктә – алданган дольщиклар

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзү һәм төзелештә өлешләтә катнашучылар белән үзара хезмәттәшлек буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, узган ел ахырында сафка кертелгән йортларда яшәүчеләргә фатирлар тапшыру дәвам итә. Узган елның августыннан алданган дольщиклар өчен эшләп килүче “Кайнар линия” кысаларында 500дән артык граждан консультацияләр алган.

Ведомство вәкилләре “Миловский парк” һәм “Новобулгаково” торак комплексларында проблемалы объектлар төзү барышын тикшерде, төзүчеләр һәм дольщиклар катнашлыгында киңәшмәләр үткәрде.

Радий Хәбиров кушуы буенча проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау өчен финанс-икътисади схемалар эшләнә.

Инициатива төркеме вәкиле Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, әлеге вакытта профильле комитет, төзүче оешмалар һәм дольщиклар арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмы җайга салынган.

Радий Хәбиров бу процесста конструктив диалог булдыру мөһимлеген ассызыклады.

– Сез дольщиклар белән аралашу системасын булдырдыгыз, аның кысаларында актуаль сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу очрашулар даими булырга тиеш, – диде ул. – Аларның нәтиҗәләре буенча протоколлар төзергә, алар белән инициатива төркеме вәкилләрен таныштырырга, ә арытаба дольщиклар алдында отчет тотарга кирәк.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: