Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
17 гыйнвар 2019, 12:19

Ә бездә суүткәргеч

Усак-Кичү авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча авыл суүткәргечен ремонтлау планлаштырыла

Башкортстан Республикасы территориясендә Урындагы башлангычларны хуплау программасы кысаларында Калинин авыл Советы авыл биләмәсе Усак-Кичү авылы Мәдәният йортында авылны шушы программада катнашу кирәклеген ачыклау, шулай ук проектта катнашу өчен проектны раслау максатында авыл халкы җыелышы үтте.

Чарага авыл проблемаларына битараф булмаган кешеләр килде. Җыелышка район хакимиятенең эшләр идарәчесе Вадим Булатов чакырылган иде. Җыелучыларга алты мәсьәләне хәл итәргә кирәк булды. Җыелучылар бертавыштан җыелыш рәисе итеп Дарвин Йомаголовны, секретарь итеп Дамирә Фәсхиеваны сайлады.

Дарвин Габделнәgип улы Программаның шартлары турында сөйләде һәм катнашучыларга авылның Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуы өчен тавыш бирергә тәкъдим итте.

Күрсәтелгән чаралар нәтиҗәләре буенча Усак-Кичү авылындагы суүткәргечне ремонтлау буенча әлеге территориядә тормышка ашырырга мөмкин булган проект тәкъдим ителде. Усак-Кичү авылында яшәүче Р.Я. Фәхрисламова авыл халкы исеменнән тагын бер тәкъдим җиткерде — урындагы мәктәпнең түбәсен ремонтлау.

Р.Г. Кашапов белән Р.Ә. Гыйззәтуллина муниципаль инфраструктурага бәйле иң актуаль проблема — авылда суүткәргеч ремонтлау тәкъдимен хуплады.

Авыл биләмәсендә яшәүчеләр ягыннан финанслау мәсьәләсен билгеләүдә З.К. Фәхрисламов һәр йорттан 1000 сум акча җыярга тәкъдим итте. Аның тәкъдимен авылдашлары хуплады. Проект хуплангач, алар акча җыю өчен җаваплы булачак, шулай ук ремонт эшләренең барышын контрольдә тотачак. Түбәндәге кандидатуралар тәкъдим ителде: Таһир Хафизов, Фәнзил Дияров, Нәсимә Солтанова, Гүзәлия Гыйльметдинова, Рәсүл Фазуллин, Миңнегасыйм Миргалиев, Зөфәр Фәхрисламов, Ринат Кашапов, Габделнасыйр Хәкимов, Рузилә Гыйззәтуллина. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән барлык ун кеше инициатив төркемгә керде.

Соңгы мәсьәлә — конкурс процедураларын үткәргәннән соң, халыктан җыелган акча артып калса, ул нәрсәгә тотылачак. Башкортстан Республикасы муниципаль район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаның бер өлеше кире кайтарылачак, ул халыктан һәм иганәчеләрдән җыелган өлеше авыл биләмәсендә калачак. Инициативалы төркем әгъзасы Таһир Хафизов аукцион үткәргәннән соң калган акчаны Усак-Кичү авылында суүткәргечне хезмәтләндерү өчен файдаланырга тәкъдим итте. Көн тәртибе шуның белән тәмамланды, ә авыл халкында тиздән яңа суүткәргечнең булачагына өмет уянды.

Ирина МИХАЙЛОВА.
Читайте нас: