Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 гыйнвар 2019, 12:43

Учалыдагы фаҗига. Ничек булган?

“Вести” Учалыда булган атышның барлык нечкәлекләрен өйрәнгән. 13 январьдә иртән 34 яшьлек Артур Ибраһимов, 3 кешенең гомерен мылтыктан кыеп, ахырда үзен дә атып үтерүе хакында республикада яшәүче һәркем ишеткәндер.

Иртәнге 5.40та ул таксида кафедан исерек килеш өе янына килеп туктый да акча алырга кереп китә, такси водителенә исә гарантия итеп телефонын калдыра. Берничә минуттан Ибраһимовның яраланган хатыны йөгереп чыга. Таксист кузгалып китәргә теләгәндә, машинасы карга бата. Шулчак аның клиенты килеп чыга да такси автомобиленә ут ача. Водитель качып өлгерә.


Аннары котырынган ир күршеләренә йөгереп керә, хатыны аларга ярдәм сорап кергән булган. Ибраһимов монда да коралына үрелә, ут ача. Күрше иргә (З. Хилаҗев – “Баек” телевизион конкурсы лауреаты) ата, аның хатынын (Г. Хилаҗева – “Башкорт җыры” фестивале лауреаты) атып үтерә. Яраланган З. Хилаҗев әле Белоретта реанимациядә авыр хәлдә ята.


Хатыны күрше урамга - Учалы районы буенча эксперт подразделениесе хезмәткәре полиция майоры Рәфис Н. яшәгән йортка йөгерә. Ибраһимов аңа да ут ача. Алган җәрәхәтләрдән майор гомере дә өзелә.


Хатынын Артур Ибраһимов бер төзелгән йортта куып тота һәм үтерә. Ахырда үзенә дә кул сала.


Ике һәм аннан дә артыграк кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.


Фаҗига корбаннарының 7 балалары ятим калган...


Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та бу хәлгә карата үз фикерен белдерде:


- Учалыдагы җинаять кешеләрнең озайлы вакыт дәвамында өйдә торып эчкечелек белән мавыгулары нәтиҗәсе. Мин белгән мәгълүматлар буенча, барына да эчкечелек сәбәпче.

Моңа өстәп, Радий Фәрит улы республикада алкоголь эчемлекләр кулланып агуланулар саны артты, дип белдерде. Бу проблема белән көрәшер өчен комплекслы программа таләп ителә, диде ул.


gtrk.tv
Читайте нас: