Якты юлдан
+32 °С
Ясно
Жәмгыять
15 Января 2019, 06:58
Мәскәү аэропортында шартлаткыч турында ялган хәбәр өчен Татарстан кешесен тоткарлаганнар
Телефон террорчысын Мәскәүнең өч аэропортына «мина куйган» өчен тоткарлаганнар. Татарстан кешесе шул хакта ялган хәбәр биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк Федераль округ буенча Транспорт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән полициягә бер ир-ат шалтыратып, «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында шартлаткыч җайланмалар урнаштырылуы хакында хәбәр итте», - дип белдерделәр ведомствода.
Хокук сакчылары аэровокзалларны җентекләп тикшерсә дә, бернинди шикле әйбер тапмаган.
Телефон террорчысының Татарстан кешесе икәнлеге «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары аша билгеле булды. Хәзерге вакытта әлеге ир-ат тоткарланган.
https://tatar-inform.tatar/news
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"