Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 гыйнвар 2019, 11:48

Башкортстан Башлыгы 2020 елда Уфаны «Казан мэры үксеп еларлык» итеп бизәргә кушкан

2018 елда Татарстан башкаласын бәйрәмчә бизәүгә 106 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән.

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа мэры Өлфәт Мостафинга киләсе Яңа елда Башкортстан башкаласы Уфаны Казаннан яхшырак, Казан мэры «үксеп еларлык» итеп бизәргә кушкан. Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә шул хакта әйткән.


«Мин киләсе елда бездән 520 километр ераклыкта урнашкан матур шәһәрнең мэры үксеп елавын телим. Өлфәт Мансурович, мине һәм Уфа халкын бәйрәмчә иллюминация белән шаккатырыгыз әле. Бу шаяру, әлбәттә, әмма моның өчен эшне хәзердән үк башларга кирәк», - дигән Радий Хәбиров.

Читайте нас: