Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
15 гыйнвар 2019, 12:56

6 хатын-кызга ВИЧ йоктырган

Уфалы ирне махсус рәвештә хатын-кызларга ВИЧ йоктырганы өчен 6 елга ирегенннән мәхрүм иткәннәр.

2012 елда йөкле фатирдаш хатынында ВИЧ-инфекция табылгач, иргә дә бу каһәрле диагнозны куялар.


Бу хәлдән соң 2013 елның сентябреннән алып 2016 елның августына кадәр ир социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында хатын-кызлар белән таныша һәм аңлы рәвештә аларга чир йоктыра. Нәтиҗәдә тагы да өч хатын-кыз ВИЧ-инфекция белән авырый. Ә инде тагы да өч хатын диагнозы билгеле булмаганда бу ирдән СПИД йоктыра.


Хөкем ителүче үз гаебен танымый. Алдагы 6 ел гомерен ул гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Моңа өстәп, суд уфалы ирдән каза күрүче хатын-кызларга 500 мең сум күләмдә мораль зыян түләтәчәк, диелә төбәк прокуратурасы хәбәрендә.

Читайте нас: