Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:23

Үзем баш, үзем муен

Бүгенге көндә белгечлек буенча эш табу бик авыр. Университет тәмамлап, ике-өч ай гына түгел, берәр ел эш эзләгән кешеләр дә бар. Тик бүген интернет, элек күз алдына да китермәгән мөмкинлекләр бирә. Шул исәптән эш табуда да. Сезнең фриланс яки фрилансер турында ишеткәнегез бармы?

Кем ул фрилансер? Нәрсә ашый? Ничек яши?


Фрилансер сүзе инглизчәдән “ирекле сөңге” дигәнне аңлата. Беренче тапкыр бу сүзне Вальтер Скотт үзенең «Айвенго» романында ил өчен ялланып сугышучыларны аңлату максатыннан кулланган.


Фрилансны үзеңнең киләчәктәге шәхси бизнесыңа беренче адым дип тә карап була. Эш компания штатыннан тыш эшләнә: син үзеңә клиентлар табасың, заказны үтисең һәм шуның өчен акча аласың. Фрилансер – ирекле эшче.


Мисал өчен, син текстлар белән эшли беләсең – язасың, редакциялисең. Интернетта сайтлар өчен текст язуны күпләп табып була. Глобаль челтәрдә программист, копирайтер, дизайнерлардан алып укытучы, инженер, фәнни хезмәткәрләргә кадәр ихтыяҗ бар.


Интернеттан алынган мәгълүматлар буенча, хәзерге көндә төрле социаль челтәрләр аша үзләренең эшен (тортлар, бәйләнгән киемнәр, сәйләннәрдән үрелгән эшләнмәләр) ясап сатучы Луиза, Фәридәләрне дә фрилансерлар рәтенә кертеп була.


Фрилансерлар арасында иҗади һөнәр ияләре, ИТ-өлкә, реклама белән шөгыльләнүчеләр күп. Интернетта фрилансерларның биржалары да бар. Шулай ук танышлыклар аша, дусларың аша үзеңә клиентлар табып, үз хезмәтеңне рекламалап була.


Тәҗрибәле фрилансерлар офистагы коллегаларыннан 1,5-2 тапкыр күбрәк акча эшлиләр дип белдерә kadrof.ru сайты.


Шул ук сайт фрилансерларның хезмәт хакы аена 30-100 мең булуы турында хәбәр итә. Бу эшнең төбенә төшеп беткән осталары 100 меңнән дә күбрәк акча эшли. Андыйлар, сайт үткәргән сораштыру буенча, якынча 10%.


Фрилансерга билгеле бер эш-проектны башкарган өчен акча түлиләр. Аларга мисал итеп түбәндәгеләрне китерергә була:


1. реклама өчен текст язу;

2. сайт ясау;

3. сызымнар әзерләү;

4. текст тәрҗемә итү;

5. мәкалә язу һ.б.

Фрилансер үзенең клиентлары белән эш турында интернет аша яки очрашып сөйләшергә мөмкин. Монысы инде тәгаен вәзгыятьтән һәм фрилансерның үзеннән тора.


Фрилансер булып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары


- Ирекле график. Иртәнге алтыда тору тәмуг белән бер булса, бу эш синең өчен. Үзеңә уңайлы булган вакытта торып, илһамың килгәндә генә дә эшкә тотына аласың.

- Вакытны һәм акчаны экономияли. Эшкә барырга кирәкми — үз бүлмәңдә, юлга киткән вакыт эчендә (1-1,5 сәгать) инде эшеңне эшләп бетереп, яраткан китабыңны укый аласың. Шулай ук эш киеменә дә акча сарыф ителми. Халаттанмы син, шортиктан яки йокы күлмәгеннәнме — беркемне дә кызыксындырмый.

акчасы, алда әйтелгәнчә, бик әйбәт.

- Клиент базасын туплый алсаң, фриланс – тотрыклы эш. Ялланган эшеңнән китсәң, син акчасыз каласың. Ә фриланс бер клиентын югалтудан әллә ни югалтмый.

- Ирек. Җитәкчең юк. Хезмәттәшләрнең дә төрлесе булуын исеңнән чыгарма.

- Районыңда, шәһәреңдә синең һөнәри осталыгың кирәкмәскә дә мөмкин, ә интернет аша клиентны Мәскәүдән дә, Нью-Йорктан да табып була.

- Фрилансерлар әйтүенә караганда, болай эшләү тынычрак һәм җайлырак. Офиста сиңа комачауларга, кирәкмәгән киңәшмәләргә чакырып торырга мөмкиннәр.

- Эш вакытында өеңдә дә, әбиләреңдә дә, Кытайда да була аласың, интернетың гына тотсын.

- Еш кына фриланс шәхси бизнес барлыкка килүнең беренче адымы булып тора.



— барысы да синең акчаңа: компьютер, электр энергиясе, интернет өчен түләү, эш урынын әзерләү, квалификацияңне күтәрү.


— клиентларны табу синең җилкәдә; реклама эшен дә, кешеләргә “Минем хезмәтем кирәк түгелме?” дип шалтыратуларны да, конкурентларың белән ярышуны да үзең башкарасың. Әгәр боларны эшләү күңелеңә ошамаса, менеджер эзләргә туры киләчәк, монысы инде күпмедер процентның аның кесәсенә китүен аңлата.


— социаль ярдәмнең булмавы. Авырасаң, хастаханәдә яткан вакытыңа акча бирелми, ялга китүеңне дә беркем түләмиячәк.


— салымнар түләүне үзеңә хәл итәргә яки хисапчы ялларга кирәк булачак.


— якыннарыңның, аеруча әти-әниең һәм олы яшьтәге туганнарыңның аңламауларына әзер булып тор.


Фрилансерлар заказ бирүчеләрен кайдан табалар?


Моның өчен махсус сервис – фриланс биржалары бар. Шулай ук клиентларны фрилансерлар форумнарыннан, социаль челтәрдәге һөнәри төркемнәреннән һәм “чыбыксыз телефон” ярдәмендә таба алалар.


Ләкин интернетта алдакчылар, төп башыңа утыртып китүчеләр дә юк түгел. Иң таралган алдау юлы – пирамидалар һәм тылсымлы янчыклар. Хатлар уку, төрле спонсорлар, баннерларга басу белән дә кызыксынмасаң иде.


Нинди сайтларда теркәлеп була?


“Фрилансерлар өчен эш” дип эзләүгә җыйгач, 73 миллионлап сайт чыга. Син шунда теркәлеп, эш көтә, яки үзеңне рекламалап, клиентларыңны эзли аласың. Берничә сайтка сылтама:


WorkZilla.ru — фриланс өчен биремнәр порталы

Kwork.ru — хезмәт күрсәтү (500 сумнан башлап)

WebLancer.ru — заказлар белән эшләү порталы

Fl.ru — бик зур фриланс биржасы

Сүз ахырында берничә киңәш


Эшне башлаганда, тәҗрибәле фрилансерлар сүзенә караганда, үҗәтрәк булырга кирәк. Башлаганыңны ташламаска. Башта акча бик күп кермәячәгенә дә әзер булып тору кирәк. Эшкә тотынганчы фрилансның алда санап үтелгән, синең үзеңә генә кагылган уңай һәм тискәре якларын уйлап бетер. Яшьтәшләрең, интернетны актив кулланучы дусларың, тәҗрибәле фрилансерлар белән киңәшләшү дә яхшы булыр. Уңышлар сиңа!


caydaq.tata
Читайте нас: