Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 гыйнвар 2019, 15:24

Телеграмда татар телен белгән яңа бот-тәрҗемәче барлыкка килде

Хәзерге вакытта аның базасында 94 тел бар һәм аңа 10 мең кеше язылган.

Telegram социаль челтәрендә татар телен белгән Ya.translate исемле яңа бот-тәрҗемәче пәйда булды. Аның белән биредә танышып чыгарга була.


Программа татар телененнән инглиз һәм башка телләргә һәм кире татар теленә дә тәрҗемә итә ала.


Ботны барлыкка китергән программист Павел Шишинов сүзләре буенча, бот “Яндекс.Переводчик” веб-хезмәтенә автоматик рәвештә тоташкан.


Башка ботлардан аермалы буларак, Ya.translate базасында 94 тел бар һәм якын киләчәктә ул транскрипция һәм тавышлы әйтелеш функцияләре белән тулыландырылачак.


Хәзерге вакытта аңа 10 мең кеше язылган.

Читайте нас: