Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
11 гыйнвар 2019, 15:00

Озак ял итүгә ислам нинди мөнәсәбәттә?

Быел Россиядә Яңа ел яллары тугыз көнгә сузылды. Исламның моңа мөнәсәбәте нинди? Озын яллар вакытны исраф итү дип саналмыймы?

Мөселман нәфесенә хуҗа булырга тырыша. Нәфесебезнең шундый сыйфаты бар – ул Аллаһ яратмаган, тыйган гамәлләргә омтыла. Коръәннең “Йосыф” сурәсенең 53-нче аятендә: “Дөреслектә, нәфес явызлыкка өндидер”, - диелә. Кеше нәфескә ияреп, үзенә зур зыян китерә. Мәсьәлән, ял көннәрне күп кенә кешеләр хәмер эчәләр, ризыкка бик күп акча исраф итәләр, телевизордан төрле файдасыз тапшырулар карап, вакытны бушка сарыф итәләр. Ял көннәрен нәфесне канәгатьләндерер өчен түгел, ә аны пакъләр өчен файдаланырга, нәфесебезне тәрбияләргә тырышырга кирәк.

Мәктәп балалары да бит ел дәверендә укып йөриләр, ниһаять, аларга да шушы Яңа бел бәйрәмнәрендә бер-ике атна ял бирелә. Әти-әниләргә, әби-бабайларга үз оныкларын, балаларын күрергә, алар белән күңел ачып, ял итәргә мөмкинлекләре туа. Әгәр дә кешеләр файдалы итеп, шушы ял көннәрен туганнары белән аралашып, балалары белән бергә уздырсалар, әлбәттә, ул саваплы эш була


Читайте нас: