Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 гыйнвар 2019, 17:36

ЮХИДИ инспекторы белән үзеңне ничек тотарга

Һәр игелекле юл-патруль хезмәте хезмәткәренә машиналарны туктатырга һәм хокук бозуларны ачыкларга туры килә. Эше шул. Әгәр ул сезне сайлаган икән, борчылмагыз. Проблемалар килеп чыкмасын өчен алты кагыйдәне белү җитә.

1. Инспекторның миңа жезл күтәргәнен күрәм. Яныннан үтеп китеп буламы?


Ярамый! Моның өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф алырга мөмкинсез. Һәм сезнең планнарыгызга туры килми торган куышу.


2. Минем автомобильне туктаттылар, миңа чыгаргамы?


Юк, машина йөртү ягыннан пыяланы төшерү дә җитә. Кайчагында юл-патруль хезмәте хезмәткәре документларны рәсмиләштерү өчен яки шофер исерек булса, машинадан чыгуны үтенә.


3. Хаклы булмаса, ЮХИДИ хезмәткәренә тупас сүз әйтергә мөмкинме?


Инспектор һәм автомобильче арасында аралашуның берничә кагыйдәсе бар: әдәплелек, тактлык, дорфалыктан тыелу. Бу кагыйдәләр ике якка да эшли. Әгәр дә сез бернәрсә дә бозмаган, дип ышансагыз, хокук таләп итмәгез. Әдәпле булыгыз һәм үзегезне пөхтә йөртүче, дип санавыгызны аңлатыгыз.


4. ЮХИДИ инспекторы мыскыл итә яки этә. Нәрсә эшләргә?


Әгәр инспектор үзен тиешенчә тотмый, яный яки көч куллана икән, сез камера, видеорегистраторга төшерә аласыз. Бу тыелмый.


5. Акча төртергә ярыймы?


Нәрсә-нәрсә, ә менә ришвәт тәкъдим итәргә һич ярамый. Инспекторны сатып алырга омтылган өчен 500 000 сумнан штраф алырга һәм хәтта ике елдан алып 15 елга кадәр төрмәгә эләгергә дә мөмкинсез.


6. ЮХИДИ инспекторы сездән акча таләп итә, нишләргә?


Баш тартырга, әлбәттә. Әгәр сез бу әңгәмәне камерага төшерергә өлгерсәгез, полициягә мөрәҗәгать итегез.


Исегездә тотыгыз: стандарт булмаган хәл килеп чыкса, һәр патруль машинасында булган ышаныч телефоны буенча шалтырата аласыз.







Читайте нас: