Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 гыйнвар 2019, 16:50

Тормышыбыз 1 гыйнвардан ничегрәк үзгәрәчәк

Тормышыбыз 1 гыйнвардан ничегрәк үзгәрәчәк, депутатлар безгә нинди “бүләк”ләр әзерләгән һәм акча янчыкларыбыз күпмегә юкарачак? 2019 елның 1 гыйнварыннан илебездә дистәләрчә яңа закон үз көченә керә. Аларның кайсылары икътисадтагы кыенлыкларны җи­ңүгә ярдәм итәр, ә кайсылары, киресенчә, яңа “баш авыртулары” гына китереп чыгарыр?

- Сулыкларда 5 килограммнан артык балык тотарга ярамый

- 1 гыйнвардан бөтен илдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәк­ләрендә яңа хезмәткәр пәйда булырга тиеш. Физик мөмкин­лек­ләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән шө­гыльләнәчәк ул.

- Машина йөртү­челәргә “1 л канга 0,3 г спирт” ди­гән кагыйдә гамәлгә керә. Моннан ары хәмер микъдары шул нормадан артып киткәндә генә шоферларга штраф түләргә ки­рәк, димәк. Куас һәм кефирны курыкмыйча эчеп булачак, дигән сүз.

- Номерлары кү­гәр­гән яки үзгәртеп чү­келгән автомо­бильләр машинага техник карау уздыру аша үтә алмаячак. Транспорт чарасының номерлары (кузовы, двигателе номерлары һ.б.) документларында күрсәтелгәнгә туры килмәгән оч­ракта белгеч техник карау үткәрү­дән баш тартачак. Яңалыклар 2019 елның җәеннән үз көченә керергә тиеш.

- НДС 18дән 20 процентка җитә. Икмәк, ярма, сөт, шикәр һәм социаль әһәмиятле башка товарлардан тыш, барлык әйберне сатуга нәкъ менә шундый күләмдә салым салыначак.

- 2019 елда коммуналь тариф­ларның 2 тапкыр – гыйнвар һәм июнь айларында “сикерүе” кө­телә. Бу өлкәдә ике реформа – чүп һәм төзелеш реформалары башлана.

- 1 гыйнвардан 217 нче Федераль закон – бакча законы га­мәлгә керә. Аның нигезендә, бакчачыларга (садоводы) өч каттан да биек булмаган йорт төзеп, шунда теркәлергә рөхсәт ителә. Ә менә “огород­ник”лар үзләре­нең җир кишәр­легендә техник корылма – сарай, теплица яисә кое гына төзи ала. Анда хәтта такталардан гына җәйге йорт та корып куярга ярамый.

- 2019 елга кадәр авырлыгы – 50 кг, бәясе 1500 еврога кадәрге товарларны Россиягә чит ил­ләрдән пошлинасыз гына кер­тергә була иде. Әмма Хөкүмәт, “күләгәдәге” импорт белән шөгыльләнүче алыпсатарларга хәрәм юл дип исәпләп, аны ябарга булган. Хәзер инде товар бәясе 500 евродан, авырлыгы 25 килограммнан артуга, таможняга түләргә туры киләчәк. Бәясе биш йөз еврога гына сыешмаган товарлар өчен пошлина бәясе 30 процент тәшкил итәчәк, ә һәр артык кило өчен 4әр евро түләргә кирәк булачак.

Читайте нас: