Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 гыйнвар 2019, 11:46

"Диплом эше язам" дип белдерү куйма

"Курс, диплом эше, диссертация язып бирәм". Шундый белдерүдәр белән интернет челтәре, баганалар тулган.

Шундый хезмәт күрсәтү максатынан реклама биргән гражданнарга – 2,5 мең сумга, ә компанияләргә 100дән 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.


"Реклама турында"гы Законның наркотик, тәмәке, шартлаткыч, кеше әгъзаларын сатуны тыйган 7нче статьясына бу юнәлештә гамәл иткәннәргә дию җәза турында төзәтмәләр индерелә.


Бу яңалыкның сәбәбен депутатлар белем алган кешеләрнең уку сыйфатын күтәрү, дәүләт системасында хезмәт итү өчен әзерләнгән кандидатларның гыйльми аттестация нәтиҗәсен күтәрү белән аңлата.


Әйе, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин ялган кәгазь сатып алганнарга да җәза кирәклеген белдерә.

Читайте нас: