Барлык яңалыклар
Жәмгыять
10 гыйнвар 2019, 11:53

5 меңлекне кем яратмый?!

Русиядә иң еш ясалган ялган акча – 5 меңлек. Русия банкы мәгълүмәтләре буенча, 2018 елның тугыз ае эчендә әйләнештән 29,7 мең данә ялган кәгазь һәм тиенлекләр алынган. Шулай ук чит ил валюталарын алдап ясаучылар да бар икән.

Русия Җинаять кодексының 186 нчы статьясы буенча ("Ялган акчалар һәм кыйммәтле кәгазьләр әзерләү, саклау, күчерү һәм куллану") иң күп җинаять Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Краснодар крае, Түбән Новгород, Тула, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә дә ялган акча эшләүчеләр шактый икән.

Читайте нас в