Дәүләт җыелышы-Корылтайда 2019 елның язгы сессиясендә каралачак закон проектлары программасы билгеләнде. Анда 55 проект кертелгән. Алар арасында республика законнарына үзгәрешләр кертү, закон бозу очракларын булдырмау, халык мөрәҗәгатьләренә кагылышлы башлангычлар бар.
- Беренче укуда 36 закон проекты каралачак. Калганнары икенче һәм өченче укуга калачак. Бу - әлегә якынча программа. Гадәттә мәсьәләләр күбрәк тә була, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтаый Рәисе Константин Толкачев.