Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
9 гыйнвар 2019, 17:05

Сантехник бахилы кияргә һәм бейджлы булырга тиеш

Шушы елның 1 мартыннан идарәче компанияләрнең авария-диспетчерлык хезмәтләре эшен регламентлаучы карар көченә керә. Аңа ярашлы, барлык сантехниклар да фатирларга бахилы киеп керергә һәм аның түшендә махсус бейджы булырга тиеш.

Шулай ук, карарда вакыт кысалары да билгеләнгән, алар буенча авария хезмәтләре шалтыратуга тиз арада җавап бирергә, шалтыратырга, яки урынга килү вакыты турында хәбәр итәргә тиеш.

Шалтыратуга 5 минут эчендә җавап бирергә кирәк, яки, мөрәҗәгать итүче элемтәгә керә алмаса, 10 минут эчендә аның үзенә шалтыратырга тиеш.

Аварияне тикшерү өчен ике сәгать вакыт бирелә, дип хәбәр итте «Российская газета»га биргән интервьюсында Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры Светлана Разворотнева.
Читайте нас: