Япония бу исемлектә беренче урында, аның гражданнары 190 илгә иркен чыга ала. Аннан кала Сингапур һәм Көньяк Корея килә, аларга 189 илгә визасыз керү рөхсәт ителә. Былтыр беренче рәттә булган Германия һәм Франция бүген өченче урынга төшкән, аларның гражданнарына 188 ил ачык. Америка һәм Бөек Британия халкы 185 илгә рөхсәтсез бара ала.