- Чыршы ботакларын кечкенә кисәкләргә сындырып савытка салып, өстенә кайнар су коярга. Өч көннән соң бу төнәтмәне гөлләргә сипсәң - бу яхшы дәва.
- Чыршы ботакларын сындыргалап капчыкка салып алып куегыз , ә яз көне алар белән түтәл өстен капларга мөмкин, корткычлар тими. Ул туфракка органик ашлама да була.
- Чыршы яки наратны бакчадагы агачларны ашлау өчен вакларга була. Терлек азыгына кушарга да мөмкин. Кәүсәсеннән көрәк, себерке яки башка эш коралларына сап ясап була.
- Ботакларын кисәкләргә чапкалап, чиләккә салып, өстенә кайнар су коярга. Мунча миченә утыртсаң, исе искиткеч! Бу төнәтмәне коенасы суга салырга мөмкин.