Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 декабрь 2018, 15:44

Кайда ничек каршылыйлар?

Яңа елны 1 гыйнварда түгел, ә кайчандыр башка бер көндә каршылаганнар дип хәзер инде күз алдында китерүе дә авыр, әммә бу нәкъ шулай булган. Еллар килә дә китә, алар белән бергә йолалар да я туа, я югала.

Моннан 318 ел элек мәскәүлеләр "дөнья яратылудан алып 7208 елның 1 сентябрендә" Яңа ел килүен бәйрәм итәргә җыена. Русиядә ХV гасырдан ук бу көн Яңа ел башы булып исәпләнгән, ләкин бу юлы бәйрәм итәргә насыйп булмый аларга. Мәйданда Петр I яраннары: “Бүгеннән белән һәм мәңгегә 1 сентябрь гади көн дип исәпләнә. 7208 елның 31 декабреннән соң Русиядә, башка Аурупа илләрендәге беррәттән, Яңа ел — христиан эрасының 1700 елның 1 гыйнвары башлана", — дип патша әмерен укыйлар.


31 декабрьдә ярты төн уртасында тантананы Петр I үзе ача. Кулындагы факел белән ут кабыза, җиңел шартлаган катнашмалардан торган төрле бизәү утлары күккә атылып-бәрелеп, җыелган халыкны очкынга, көлгә, корымга күмә. Патша әмере буенча туплар ата. Хәрби оркестр күңелле көй уйный. Чыршы, нарат ботаклары белән капкалар бизәлә. Бәйрәм итү бер атнага сузыла. Патша шулай ук хозурлык өчен бер-берсен котлау бурычын йөкләтә. Әнә шулай Русиядә беренче тапкыр гыйнварда Яңа ел үткәрелә.


Башкортстанда Яңа елны элеккегечә сентябрьдә каршылау 1730 елга кадәр бара. Тик бу елдан алып кына гыйнварда каршылау башлана.

Чыршы бизәү йоласы урта гасырларда Германиядә барлыкка килә. Аннары Скандинавиягә, Францияга, Рәсәйгә, хәтта яшел сылулар үсмәгән илләргә дә тарала. Мәсәлән, Италиягә, Грециягә чыршы, карагайларны төньяк илләрдән китерәләр.


Ләкин барлык илләрдә дә Яңа ел тантанасын, чыршы бизәп, 1 гыйнварда каршылыйлар дип бүген дә раслап булмый әле. Дөньяның төрле киңлекләрендә яшәгән халыклар аны төрле вакытта: язын да, җәен, көзен дә, ә кайсы илләрдә елына берничә тапкыр билгели. Аннары һәр халык, үз йолаларына ярашлы, иске елны озату бәйрәмен үзләренчә уздырырга тырыша. Менә, индеецлар Яңа елны акланда зур учак янында каршы ала. Алар, актан җиңелчә,очына шарлар куелган таяк тотып ут тирәли бии. Биючеләр утка якынрак килергә тырыша. Әгәр шарлар яна башласа, алар чиксез шатлана. Уналты иң көчле ир зур кызыл шарны багана очына мендереп элә. Шул вакыт барысы да: “Яңа ел туды! Яңа ел килде!" – дип кычкырыша.


Шотландиядә Яңа елда һәр йортның ишеге ачык: тансык кеше өйгә керә ала. Кунак үзе белән күмер алып килергә һәм аны хуҗаның миченә ташлап: "Бу өйдә җылы учак мәңге сүнмәсен", — дип әйтергә тиеш.


Кенияда Яңа елны суда бәйрәм итәләр. Бу көндә халык елгаларда, күлләрдә, Һинд океанында озак су ана, камилә йөзә, күңел ача.

Итальяннар узып барган елның соңгы минутларында барлык эшен бетереп калырга, берсе белән дә әрләшмәскә, ачуланышмаска тырыша һәм бурычка акча алмый. Ә балалар түземсезлек белән сихерче карчык Бефананы көтә: ул өйгә мич торбасы аша керә, имеш. Шуннан аяк киеме эченә бүләк салып китә.


Болгарияда сәгать нәкъ 12дә өйләрдә берничә минутка ут сүндерелә. Бу — Яңа ел үбешүләре вакыты. Бәйрәм өстәлендә тантаналы рәвештә эченә сувенирлар салып пешерелгән тортны кисәләр. Кемгә акча эләгә — ул Яңа елда баыячак, кемгә — гөлчәчәк чәчкәсе ботагы, димәк, бәхетле булачак.


Күп илләрдә Яңа ел бүләкләрен Кыш бабай өләшә. Әйтеп үтәргә кирәк, безнең яраткан бабай әллә ни карт түгел. Ул ХХ гасырның беренче яртысында гына туган. Ә аннан алда бөтенләй башка кыяяфәттә булган. Усал һәм куркыныч "сугышчы нехт Рупрехт" чыршы бәйрәменә килгән. Ул балаларны үзенең капчыгына яшерергә яраткан.


АКШта, Финляндиядә һәм башка күп илләрдә Кыш бабайны "Санта Клаус" дип атыйлар. Ул салкын Лапландия тауларында яши икән. Яңа ел алдыннан бу илгә — Финляндияга планетабызның бик күп төбәкләреннән балаларның хатлары һәм телеграммалар килә.

Читайте нас: