Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
29 декабрь 2018, 12:05

Электр энергиясенә тарифлар арта

Башкортстанның энергия сату компаниясе өстәлгән хакка салымны (НДС) 18 дән 20% ка кадәр артуына бәйле, 2019 елның 1 гыйнварыннан электр энергиясенә тарифның күтәрелүе турында хәбәр итә. Республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге хакларны билгеләде.

Газ плитәләре булган биналарда тариф 5 тиенгә арта – 3,06 сум; электр плитәләре булган өйләрдә өч тиенгә – 2,14 сум. Авыл җирендә дә киловатт-сәгать өчен шушындый ук хак каралган.


Газ тәэминәте биналарда ике ставкалы тариф – 3,62 сум көндез һәм 2,46 сум төнлә, электр плитәләр белән – 2,47 сум һәм 1,71 сум.


Әлеге тарифлар ярты ел гамәлдә була. 1 июльдән ставкалар янә үзгәрә: бер ставкалы тариф буенча 3,17 сум һәм 2,22 сум.

Читайте нас: