Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 декабрь 2018, 13:19

Бүләгең аша күңелеңне ач

Яңа ел алдында бер-береңә бүләкләр бирешү күптән матур гадәткә әверелгән.

Мисыр пирамидаларына "Яхшы Яңа ел телим" дигән язулы вазаларның табылуы бу күңелле йоланың күптәннән килүен раслый. Римда җимеш һәм бал иң яхшы бүләк булып саналган.


Монголиядә ХVIII гасырда Яңа елның беренче көнендә императорга ак төстәге тукыма һәм кыйммәтле ташлар бүләк иткәннәр.


Һәр илнең үзенчәлеге бар. Менә, Англиядә бәйрәмгә барганда, кунак үзе белән бер кисәк күмер ала. Имеш, бу йортта ут мәңгегә сүнмәсен. Кытай кешесенә сәгать бүләк итсәң, ул моны кимсетү, дип кабул итүе мөмкин. Кытайча ул "җеназа" дигәнне аңлата. Япониядә хризантема чәчкәләр бүләк итәргә ярамый, бу император гаиләсе вәкилләренә генә рөхсәт ителә. Америкада үткен әйбер бүләкләү үзара мөнәсәбәтләрне бозу, дип бәяләнә.

Хезмәттәшләреңә кайбер зиннәтле концелярия товарлары, картина яки үзең эшләгән әйберләрне бүләк итәргә мөмкин. Гүзәл затлар өчен иң зур бүләк — чәчәк. Ир-атны — кырыну әйберләре, төрле одеколон, кызларны кыйммәтле косметика, аның исеме язылган чынаяк белән куандырырга була. Ә менә хатын-кызга кыйммәтле духи, помада бүләк итү килешми.

Читайте нас: