Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
28 декабрь 2018, 13:39

Авылда — Кура җиләге елы

2019 елда безне Кура җиләге елы көтә.

Борынгы урыс календаре буенча 2018 ел Русиядә Икмәк елы булды. 2019 елда безне Кура җиләге елы көтә. Аннары Кишер елына аяк басачакбыз. Тагын да алгарак китсәк, 2021 ел — Кәбестә һәм 2022 ел Суган елы исеме астында үтәчәк. Гомумән, илдә авыл хуҗалыгы елының крестьян табынындагы яшелчә ризыкларга бүленеп аталуын очраклы дип булмый. Ихтимал, кешеләр билгеле бер цикл саен кабатланып торучы елларда бакчаларында кайсы культу­раның яхшырак уңыш бирүен дә исәпкә алгандыр. Хәзер исә белгечләр нәрсәне кайсы көнне һәм сәгать ничәдә утыртырга кирәклеген дә ышандырып әйтеп бирә. Әйе, узган гасырларда уңыш бәлки, җиләк, кәбестә, суган елына карап та булгандыр. Хәзер алдынгы технологияләр заманы. Аны аграр таләпләр, ашлама, җирне тәрбияләү хәл итә торган чорда яшибез.

Читайте нас: