Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
27 декабрь 2018, 12:35

Владимир Путин республикабыздан авыр чирле малайга президент самолетын күрсәтте

25 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Башкортстаннан 15 яшьлек үсмернең хыялын тормышка ашырды. Авыр чирдән интегүче Арыслан Каепкулов дәүләт башлыгының Ил-96-300 самолетында булды.

Владимир Путин 1енче бортта экскурсия оештырды һәм малайга үзе бүләк иткән камерага видеоролик төшерергә рөхсәт итте.


«Бу илнең иң серле самолеты, анда эләгүем минем өчен зур хөрмәт, — диде Арыслан экскурсиядән соң. — Пилотлар кабинасына ачык тәэсир алдым, анда һава судносы командиры креслосына утырып карадым һәм конференц-залны, озатып йөрүчеләр салонын күрдем. Башка урыннарда да булдык, ләкин аларны төшерергә ярамый. Бу сер булып тора».


Аннары яшүсмер популяр видеохостингның һәркайсында 20 минутлык видеоролик чыгарырга вәгъдәли, дип хәбәр итә «Интерфакс».


Арысланның әнисе улы белән экскурсиядән соң Владимир Путин белән телефоннан сөйләште һәм дәүләт башлыгына үзе бәйләгән җылы шарфны ничек тапшырырга була икәнен сорады.


Якташыбыз реабилитация үтү өчен тагын да берничә көнгә Мәскәүдә кала.



Читайте нас: