Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
26 декабрь 2018, 16:23

Кимибез, җәмәгать...

"Росстат" белдерүенчә, мигрантлар агымы халыкның табигый кимүен каплый алмый башлаган. 2018 ел нәтиҗәсенә караганда, соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр Русия халкы саны кимегән.

Бу елның ун аенда халыкның табигый кимүе — 180,5 мең, ә мигрантлар 101,8 мең кеше тәшкил иткән. Халык санының кимү сәбәбе — туучылар саны кыскаруда. Әйтеп үтелгән чорда илнең 83 төбәгендә сабыйлар тууы кимегән. Соңгы дүрт елда Русия халкының матди хәле начарлануы да моңа йогынты ясамый калмаган.
Башинформ.
Читайте нас: