Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 декабрь 2018, 15:11

Яңа елга балалар белән сәяхәт өчен популяр Россия шәһәрләре арасында Казан өченче булды

Татарстан башкаласы Яңа ел каникулларында балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган Россия шәһәрләре исемлегендә өченче урынны яулады. Бу хакта торак броньлау буенча Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Сервис мәгълүматлары буенча, туристлар балалары белән Казанда уртача өч тәүлек була һәм торакка көненә 4 мең сум акча тота.


Рейтингта беренче ике урында Санкт-Петербург һәм Мәскәү тора. Популярлык буенча дүртенче һәм бишенче урыннарда Петрозаводск һәм Түбән Новгород урнаша.


Исемлек туристлар балалары белән яшәү өчен булган кунакханә һәм апартаментларны 2018 елның 27 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр броньлау мәгълүматлары анализы нигезендә ясалган.

Читайте нас: