Шулай итеп, корал һәм патроннарны гына түгел, дары һәм капсулларны да бикләнә торган сейфларда сакларга кирәк.
Сейфлар аеруча ныклы материаллардан: металлдан эшләнгән булырга, яки агачтан ясалып, металл белән тышланган булырга тиеш. Чит кеше коралга кагылырга тиеш түгел.
Кагыйдәләрнең катгыйлануы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, диелгән документка аңлатма язуында. Шундый ук үзгәрешләрне “Корал турында”гы законга да кертүләре ихтимал.