Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 декабрь 2018, 15:58

Распродажа татарча ничек?

“Ташламалар” дигән сүзгә ничек алданмаска? Кием шкафы ишеген ачкач, өскә чүпрәк – чапрак ишелердәй булса да, “1+1=3”, “Һәр сатып алучыга бүләк”, “ – 50 % ” кебек игъланнар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйсызмы? Ә өйгә кайткач, акча карточкасын тикшереп, башны тотасызмы? Иң кызганычы, “ташламалар” дигән магик көчкә ия сүзгә “бирелеп” сатып алынган күп товар кирәкле дә булмый. “Ташламалар” сүзенә алданмас өчен, кибетләргә юлны онытырга киңәш итәрләр дисәгез, ялгышасыз. Әйдәгез, бергәләп “распродажа”, акция вакытында, алай ук мөһим булмаган товарларны җыеп, акчаны җилгә очырмас өчен нишләргә кирәклекне ачыклыйк.

• Ни өчен кибетләр “распродажа” оештыра?

1. Яңа сатып алучылар санын арттыру өчен


2. Күбрәк сату өчен:
Кайвакыт, ниндидер әйбер сатып алганда, акча янчыгында азрак кына булса да сәмән кала. Һәм менә шул калган акчаны “урнаштыру” җаен карый башлыйбыз.Кибет отышта кала. Ә холкы йомшак шопоголик, кызганычка каршы, оттыра. Әлбәттә, вакыт –вакыт үзеңне иркәләргә дә кирәк. Әйтик, шоколад – бәхет гармоннарын активлаштыра. 50 сумлык бер плитә шоколад ташламаларсыз, әмма ул кирәксез товар булып, шкафта урын биләп тормаячак.
3. Яңа коллекцияләр өстәү өчен:
Әгәр кибеттә иске коллекция киемнәрне зур ташлама белән саталар икән, бу яңа төр кием салымга зур реклама. Югыйсә, кибеттә “ – 50 %” дигән элмә такталар белән тулган. Ә түргәрәк узсагыз, анда ташламалы киемнәрне сайлап алу мөмкинлеге чикле. Алар янәшәсендә яңа модельләре күпкә затлырак, сыйфатлырак күренә. Нәтиҗәдә, сез кибеттән иң кыйммәтле “тренд” кием сатып алып китәсез. Ә ташламалар хакында гомумән онытыла. Алучыны “бәяләр түбәнлегенә” ышандыру өчен, кайбер кибетләр махсус рәвештә очсыз кием –салым кайтарта. Арзанлы кием алган кибетне сез истә калдырачаксыз, һәм тагын кабат –кабат шул кибеткә юл тотачаксыз. Бер кергәч, бөтен ассортиментны “тоткалап” чыгасыз.
• Безне ничек җәлеп итәләр?
Иң отышлы җәтмәләр күптән инде зур сәүдә үзәкләрендә корылган. Әмма сатып алучы алдана бирә.
А). Икеләтә, өчләтә киметү:
Демонстратив рвештә иске бәяне сызып, кыек итеп яңа бәя язылган наклейкалар безне әсир итә. Сатучы иске бәяне яңасы белән чагыштырып, буш кул белән кибеттән китмәве – тикшерелгән алым. Әгәр инде бәясе 5 тапкыр сызылган икән, моннан да арзанлы һәм отышлы сатып алу мөмкин түгел, дигән уй: “карагыз әле, минем күпме акчам янга калачак!” – дип кирәксә, кирәкмәсә дә кием алырга мәҗбүр итә.
Б). Ике товар бер бәядән:
Бу да отышлы җәтмә. Әмма сәүдәгәрләр арасында бу җәтмәнең тәрҗемәсе болайрак яңгырый: “очсызга үтмәс товар алыгыз”.
В). Товар саны чикләнгән:
“Ташламалар бары тик бер генә көн!”, “Кибет ябыла!”, “Тоталь ликвидация!” һәм башка шул рухтагы белдерүләр. Һәм сез ашыгасыз. Иртәгә соң булуы бар, янәсе. Әмма, кызганычка каршы, кайбер кибетләрдә “Иртәгә ябылабыз!” – дигән игълан айлар буе эленеп тора. Бер данлыклы аяк киемнәре кибете бөтен илгә: “ябылабыз!” дип сөрән сала да, бер ел үткәч, “кире уйлый”.
Г). Даими клиентларга VIP – тәкъдим:
“Алтын” яки “платин” дисконт карталар хуҗаларына e – mail га даими рәвештә ябылу яки ташламаларга чакыру килеп тора. Өстәвенә, бутикларга чакыру белән генә “эләгергә” мөмкин, ә “бәхет баскан” клиентларны конфет яки шампан шәрабы белән сыйлап җәтмәгә кертәләр. Берничә көннән шул ук бутикта шул ук кием –салым шул ук бәядән сатылачак, ә VIP клиентларда сыналу үткән товар сәүдәгәрне сынатмаячак. Чөнки сатучы сезнең саран түгеллекне күптән белә инде.
Д). 90% — ка кадәр ташлама:
Димәк, 3000 гә сатуга куелган киемнең үз бәясе(себестоимость) 300 сум булган дигән сүз. Әгәр сәүдәгәрнең склады шул 300 тәңкәлек товар белән шыплап тулган икән, ул аны 2 яки өч тапкырга да арттырып сата алмаган дигән сүз. Ул аны үз бәясенә эләргә мәҗбүр булган дигән сүз. Мондый рекламалы кибеткә килеп кергән очракта белеп торыгыз: димәк кибет хуҗасы товарны үз бәясеннән күпкә кыйммәтрәк сатучы алыпсатар.
• Хәйләкәр сәүдәгәр җәтмәсенә ничек эләкмәскә?
Кибетләрдә “буш кесә” белән йөрергә кирәк. Ә җитди итеп әйткәндә,.. Бәйрәм рухына бирелмәгез. Яңа елны, әйтик күпләр “чиста биттән” башларга тели. Әмма, бәйрәм алды ташламаларына алданып, буш акча янчыгы белән елны башлау да – күңелле фал түгел. Киңәшләр артык авыр да түгел:
1. Кибеткә исемлек төзеп барыгыз:
Көтелмәгән шопингка әсир булмау өчен бу иң көчле корал.Сез алдан ук үзегезгә ни кирәген ачыклап, күзегез беренче төшкән товарга ябырылмаячаксыз.
2. Кредит карточкасын өйдә калдырыгыз:
Льготалы вакыт бирелгән кредит картасын өйдә калдыру мәслихәт. Чөнки, картадагы лимиттан тыш та акча туздыру мөмкинлеге “бүләк иткән” банк җәтмәсенә дә, сәүдә үзәгенең ташламалар җәтмәсенә дә эләкмәс өчен шулай эшләү кирәк. Чынбарлыкта исә, кредит картасы белән авырганда, эшсез калганда яки башка күңелсез вакыйгалар булганда кибеткә йөрмәү хәерле. Карта кулланып арзанга алган товарларга банк 20 -30 % еллык бурыч өстәп куя, һәм сез, әлбәттә, оттырачаксыз, дигән сүз. Әле ташламалы бәягә алган кием –салымыгыз кыйммәткәрәк төшү өстенә, кредит тарихыгыз да “каралырга” мөмкин.
3. Үзегезне комплексламагыз:
Күбебез кыйммәтле кибеттә үзен кыен хәлгә калгандай хис итә. Бигрәк тә, “ничек ярдәм итим?” – дип сораучы сатучылар алдында югалып калабыз. Мондый үтә дә мәгънәсез сорауга: “акчалата ярдәм итә аласыз!” – дип җавап кайтарып карагыз әле.
4. Вәгъдә иткән бүләкләргә алданмагыз:
Икенче бүләк ителгән әйбер күңелне үсендереп җибәрә. Әгәр беренче кием – салымны кирәк өчен уйлап сатып алгансыз икән, бүләк алу – начар түгел. Ә менә икенче бүләккә алданып, беренче товарны кирәкмәгәнне алу – сезне отышта итмәячәк. Бүләк ителәсе әйбер күңелегезгә хуш килсә, аны аерым сатып алу отышлырак.
Сабырлык!
Әгәр ташламалы вакытта сезгә ниндидер кием ошады исә, әмма алырга шикләнәсез икән, бер – ике көн үзегезгә уйларга вакыт бирегез. Бәлки бер –ике көндә бу киемнең сезгә кирәге юклыгы ачыкланыр.
Игътибар!
Сатып алачак әйбернең сыйфатына игътибарлы, таләпчән булыгыз. Арзанлы әйберләр еш кына сыйфатсыз да булуы ихтимал. Мондый киемне бер ике кию белән туячаксыз. Һәм алар гардеробта артык әйбер булып кәефне генә кырып торачак.
Тынычлык!
Күпләр, кибеттә халык күплекне күреп, аларга иярергә ашыга. “Компания өчен”, кирәкмәгән товар алына. Ажиотожга ияргәнче, алдан язып чыккан исемлеккә күз салыгыз. Бары тик исемлектә булган аласы әйберегезне халык ябырылып ала икән, төркемгә кушылырга мөмкин.
• Әгәр, Россиядә распродажа – стихияле күренеш булса, Төньяк илләрдә киресенчә. Аларда ташламалар графигы төзелә һәм канун буенча ташламалар 30 -50 % тан да артмаска тиеш. Һәм сатып алучылар кайда, кайчан, нинди ташламалар булачагын алдан ук белеп тора. Безнең илдәге 70 -90 % лы ташламалар чит ил кунаклары өчен гайре табигый күренеш санала. Һәм аларны тагын шунысы гаҗәпләндерә: Россиялеләр ташламаның кадәрен белмидер кебек тоела.
Читайте нас: