Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
25 декабрь 2018, 11:29

Эт һөҗүменнән ничек котылып була

Юлда агрессияле эт очраса, үзеңне ничек тотарга? Аның һөҗүм итәргә җыенуын ничек аңларга? Әгәр этләр берничә булса, нишләргә? Хәтта бик адекват җанварның да кайчагында агрессия күрсәтүе мөмкин. Урамда хуҗасыз этләрне очратырга була, ул өрә башлый һәм тешләрен ыржайта. Димәк, этнең кәефе начар, территориясен саклый, я авыру. Бу очракта зыян күрмәс өчен үзеңне дөрес тоту мөһим.

1. Аның ягына якынлашканда өрә башласа, мөгаен, ул үз территориясен шундый ысул белән яклый. Маршрутны үзгәртү мөмкинлеге булса, аннан хайванны котыртмас өчен, аннан файдаланырга кирәк.


2. Әгәр эт өрә, һәм шул ук вакытта артка чигенә икән, аның планында һөҗүм итү юк – ул бары тик яклана гына. Тик мондый очракта эткә якын килмәскә, ә аны урап үтәргә кирәк.


3. Мондый очракларда кискен хәрәкәт ясарга, адымны тизләтергә ярамый.


4. Җәнлек як-кулыгызны тешләргә чамалый икән, җирдән таш, таяк яки ыргытырдай башка предмет алыгыз. Әгәр якын-тирәдә агрессив хайванга ыргытырдай әйбер булмаса, нәрсә дә булса алган хәрәкәт ясагыз. Гадәттә, ул хәвефсез арага китеп, өрүен дәвам итә.


5. Вариант буларак, эткә катгый итеп "Ярамый!", "Фу!", дип кычкырырга кирәк. Тавышыгызда паника, курку булмасын. Әгәр эт аңардан куркуыгызны сизсә, ул һөҗүм итәчәк. Көчле көндәшкә эт ташланырга җөрьәт итми.


6. Этнең күзләренә туры карагыз.


7. Кайчан берничә эт җыелган булса, аларның башлыкларын (вожакларын) билгеләргә тырышыгыз. Һәм югарыда әйтелгәннәрне аңа карата эшләгез. Әгәр башлыклары артка чигенсә, башкалар да шуны кабатлый.


8. Сукбай этләр белән еш очраша торган кешеләргә, үзләрен саклау өчен шокер, эт куркыту җайланмалары йөртергә кирәк.

Читайте нас: