Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
24 декабрь 2018, 11:47

Ата-аналар борчылмасын: Кытай уенчыклары хәвефсез

Коммерциягә карамаган "Роскачество" оешмасы балалар уенчыкларын хәвефсезлеккә тикшерде: саулыкка зарарлау ихтималлыгын, эчен, тышкы йөзен, җитешсезлекләрен, детальләрнең ярашлыгын, җиңеллеген энә күзеннән үткәрде.

Русия, Кытай, Италия, Дания, Германия илләрендә җитештерелгән 20 сәүдә маркасы конструкторлары сыйфатка сынау үтте. Нәтиҗә ата-аналарны шатландырыр, дип уйлыйбыз. Яңа елга балаларыгызны сөендереп, конструкторлар бүләк итә аласыз. Тикшеренү узган өлгеләр арасында сыйфатсыз яки шикле уенчык табылмаган.


Еш кына без Кытайда җитештерелгән пластик уенчыкларга шикләнеп карыйбыз. Бу юлы экспертлар конструкторларны кадмий, кургаш, мышьяк, терекөмеш, хром, барий кебек элементларның барлыгын да тикшерде. Бөтен уенчыклар да хәвефсез, дип табылды. Бер кимчелек бар: маркировка таләпләре үтәлми, җитештерү датасы һәм изделиене җитештерүче күрсәтелмәгән.

Читайте нас: