Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 декабрь 2018, 16:06

Путин Россиядә җитештерелгән дарулар сыйфаты чит илнекеннән калышмый, дип саный

Табиблар, дару билгеләгәндә, чит ил җитештерүчеләре белән хезмәттәшлектә тора, шуңа "безнең дарулар начаррак" дигән тезис барлыкка килә, диде ул.

Россиядә эшләнгән дарулар чит илнекеләрдән начаррак түгел, дип белдерде үзенең зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.


"Безгә төрле яклап тәртип урнаштыру кирәк. Шул исәптән сез формалаштырган гыйбарә, ягъни бездә җитештерелгән дарулар чит илнекеннән начаррак дигән сүз белән дә көрәшергә кирәк. Ул тезис өчен кем җавап бирә? Юк, алай түгел, алар начаррак түгел", - диде Путин.


Путин вазгыятьне үзгәртергә кирәк дигән фикер җиткерде. Табиблар, дару билгеләгәндә, чит ил җитештерүчеләре белән хезмәттәшлектә тора, шуңа "безнең дарулар начаррак" дигән тезис барлыкка килә, диде Президент.


"Димәк, без импортлы әйберләрдән тулысынча котылырга тиеш. Әгәр чыннан да импортлы дару кирәк икән, ул билгеләнергә тиеш", - диде Президент.


Путин Россия даруларының экспортка чыгарыла башлавын әйтте, экспорт күләме якынча 700 млн сум тәшкил итә.


Ил башлыгы Россиядә тормыш өчен кирәкле 80% даруларның җитештерелүен әйтте, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип белдерде.
Читайте нас: