Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
21 декабрь 2018, 14:48

Башкортстан Русиянең ял итү өчен иң уңайлы төбәкләренең берсе дип билгеләнгән

Экспертлар Башкортстанны Русиянең ял итү өчен иң уңайлы төбәкләренең берсе дип билгеләде. «Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәгенең тикшеренү мәгълүмәтлары буенча, республика «Алтын егерме»гә кертелгән. Башкортстан анда 10 нчы баскычны били. Узган ел белән чагыштырганда, республика үзенең күрсәткечләрен яхшыртты, дип билгеләнә.

Күп кенә туроператорлар фикеренчә, Башкортстан — үзенчәлекле төбәк, монда берничә табигать зонасы урнашкан: тау, дала, урман. Республиканың шифаханәләре һәм тау курортлары бөтен илгә билгеле. Бу мөмкинлекләрне исәпкә алып, соңгы елларда биредә дәвалау һәм экологик туризмның төрле төрләрен үстерә башладылар.

Читайте нас: