Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
20 декабрь 2018, 16:11

Акча да назлы әйбер

Эшләп тапкан акчаң өеңне яратсын дисәң, хезмәт хакы алган көнне 1 сумын да туздырмый, получка тулысынча өйдә бер кич булса да кунарга тиеш.

*Бина эчендә сызгырсаң, өстәл өстен кул сырты яки уч белән сыпырып алсаң, акча синдә тормас.

*Күршеңә ипи-тоз биреп торырга ярамый, алар белән өйдән муллык та чыгып китәргә мөмкин.

*Өйдә акча булып торсын дисәң, себеркенең сабын аска каратып куярга кирәк.

* Бурычка алып торган акчаны ай кечерәйгән чакта түләмә, яңа ай туганны көт Шулай итсәң, син акча биреп торган кешегә зыян китермәссең. Тик ул кеше кабаттан сиңа бурычка бирерме, анысы икеле.

* Кич акча бирмә.

* Ихтыяҗ булмаганда, акча ваклама.

* Дүшәмбе көнне бурычка алма, сишәмбе көнне бурычка бирмә, җомга көнне түләмә.

* Акча янчыгыңны беркайчан да буш калдырма, тиеннәр булса да торсын.

*Уенда откан, хәрам юл белән кергән,табылган, бүләккә бирелгән акчалар бәхет китерми, шуңа күрә аларны кәшилүктә озак тотарга ярамый: йә мохтаҗларга бирергә, йә әйбер сатып алырга кирәк.

*Өйдән чыгып киткәндә, көзге алдына кәгазь акча куеп калдыр.

*Өеңдә краннар төзек булсын, юкса су тамчылары белән бергә акчаң да агар.

*Өстәл өстенә утырырга, өстәлгә баш киеме, ачкыч куярга ярамый— йортка акча кермәс.

Читайте нас: