Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Жәмгыять
19 декабрь 2018, 16:02

ЯҢА ЕЛ САЛАТЛАРЫ НИЧӘ СУМГА ТӨШӘЧӘК?

Башкортстанда Яңа ел табынын әзерләү Русиянең күпчелек төбәкләре белән чагыштырганда, арзанрак.

Росстат исәпләп чыгарганча, республикада бәйрәм салатларының үзкыйммәте Русиядәге уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк.


Әйтик, традицион рецепт буенча «Оливье» салаты Башкортстан халкына 279 сумга төшәчәк (2017 ел белән чагыштырганда 4,82 процентка кыйммәтрәк). Әлеге ризыкның үзкыйммәте буенча төбәк илдә 56 нчы урынны алып тора. Россия буенча уртача бәясе 313 сум тәшкил итте.

Башкортстанда "Тун астындагы сельдь» салаты өчен ингредиентлар сатып алуга 134 сум кирәк булачак, бу илдә 72 урын. Россия буенча уртача чек-154 сум.

Читайте нас: